Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Татарстан югары суды Энгель Фәттаховны өй арестына чыгармады

Адвокатлар Ленар Шакиров һәм Марат Дәүләтов билгеләп үткәнчә, элекке түрәне СИЗОда тоту өчен бөтен нигезләр юкка чыккан

Татарстанның Югары суды ТРның элеккеге вице-премьеры Энгель Фәттаховка арестны озайту турындагы карарны үзгәрешсез калдырды. 

Фәттаховка карата җинаять эше карала торган Минзәлә суды февральдә аны тагын 3 айга, май башына кадәр сак астында калдырырга карар чыгарды. Фәттахов моның белән килешмәде. Ул үзен өй аресты астына җибәрүләрен үтенде.

Адвокатлар Ленар Шакиров һәм Марат Дәүләтов билгеләп үткәнчә, элекке түрәне СИЗОда тоту өчен бөтен нигезләр юкка чыккан: ул инде вазыйфасында түгел, шуңа күрә дәлилләрне яшерә яки шаһитларга тәэсир итә алмаячак. Алай гына да түгел, аларның сүзләренчә, эш карала торган судта барлык төп шаһитлар чыгыш ясаган.

Аларның берсе – Алмаз Мортазин, аның гаризасы буенча эш кузгатылган, судта Фәттахов аңа басым ясарга мөмкин дигән күрсәтмәләрдән баш тарткан. Ул моның хис-кичерешләрдә әйтелгәнен аңлатты. Ришвәт турында белдергән тагын бер шаһит Фәттаховка яла ягуын күрсәтте, дип ассызыкладылар адвокатлар.

ТР Югары суд, барлык аргументларны тыңлап, беренче инстанция суды карарын үзгәрешсез калдырды. Шулай итеп, Фәттахов СИЗОда торуын дәвам итәчәк.

Бизнес онлайн

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев