Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Татарстан кредитлар буенча тагын 20,8 млрд сум бурычны гамәлдән чыгарырга планлаштыра

Исәптән чыгару бушаган акчаларны ил хөкүмәте хуплаган өлкәләргә юнәлтү шарты белән мөмкин

Киләсе, 2027 елда Татарстан бюджет кредитлары буенча 20,8 млрд сумлык бурычны кичерүне көтә. Бу хакта Татарстан Республикасы Финанслар министры Марат Фәйзрахманов VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 21 нче утырышында хәбәр итте.

"Исәптән чыгаруга гомуми сумма – 44,5 млрд сум. 2025 елда исәптән чыгаруга сумма – 23,7 млрд сум. Бүгенгә исәптән чыгару эше башкарылган. РФ Хөкүмәте тарафыннан әлеге сумма расланды. Якындагы ун көн – ике атна эчендә бу сумма исәптән чыгарылыр дип уйлыйм", - дип сөйләде ул.

Россия төбәкләре, инвестиция бурычларыннан тыш, бюджет кредитлары буенча бурычларның өчтән ике өлешен түләүдән азат ителергә мөмкин. Исәптән чыгару бушаган акчаларны ил хөкүмәте хуплаган өлкәләргә юнәлтү шарты белән мөмкин.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча