Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге халыкны алдалауның яңа схемасы барлыкка килү турында кисәтә
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге тикшерелмәгән текстларга ышанмаска киңәш итә, хәбәрләрдә «ашыгыч килергә», «кул куярга», «датага кадәр өлгерергә» яки «барлык танышларга тапшырырга» өндәмәләре булган очракта аеруча игътибарлы булырга кирәк
Соңгы аралада гражданнарга массакүләм рәвештә «барлык пенсионерларга, янәсе, ашыгыч рәвештә социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм пенсияләрен цифрлы сумга күчермәсеннәр өчен гариза язарга кирәк» дигән хәбәрләр тараталар. Әлеге хәбәрләр ялган, дөреслеккә туры килми.
Россия Социаль фонды пенсияләрне цифрлы сумга күчерми, һәм күчермәс өчен гражданнардан бернинди гаризалар да таләп ителми. Социаль фондның клиент хезмәтләрендә ялган хәбәрләрдә әйтелә торган гаризаларның махсус формалары юк. Мондый хәбәрләр социаль киеренкелек тудыра һәм мошенниклар тарафыннан шәхси мәгълүматлар алу яки гражданнарны финанс схемаларына җәлеп итү өчен кулланыла.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге тикшерелмәгән текстларга ышанмаска киңәш итә, хәбәрләрдә «ашыгыч килергә», «кул куярга», «датага кадәр өлгерергә» яки «барлык танышларга тапшырырга» өндәмәләре булган очракта аеруча игътибарлы булырга кирәк.
«Мондый эчтәлектәге теләсә нинди хәбәрләр — фейк. Пенсияләрне түләү гадәти тәртиптә дәвам итә, ә гражданнарга бернинди өстәмә гамәлләр кылырга кирәкми. Республика халкыннан бары тик рәсми мәгълүмат чыганакларына гына ышануыгызны сорыйбыз», — дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев