Татарстан судно йөртүчеләренә суда куркынычсызлыкның яңартылган кагыйдәләре турында сөйләделәр
4 метрга кадәр озынлыктагы судноларда хәрәкәт иткәндә һәм туктап торганда барысы да коткару жилетларында булырга тиеш
Татарстан судно йөртүчеләре суда куркынычсызлыкның яңа кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Денис Мокеев сөйләде.
Йөзүгә чыгар алдыннан судноның техник торышын тикшерергә һәм үзең белән судно билеты, таныклык һәм биләү хокукына документлар алырга кирәк.
Судно йөртүчеләр Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары таләбе буенча туктарга һәм пассажирларның иминлеген тәэмин итәргә тиеш.
"Сентябрьдә пассажирлар һәм судно йөртүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча таләпләр өлешендә үзгәрешләр үз көченә керде", - дип билгеләде Мокеев.
4 метрга кадәр озынлыктагы судноларда хәрәкәт иткәндә һәм туктап торганда барысы да коткару жилетларында булырга тиеш. Шул ук кагыйдә су чаңгысы, «банан» һәм сапбордлар өчен дә гамәлдә.
12 яшькә кадәрге балалар өчен барлык ачык палубалы һәм палубасыз судноларда өстәмә рәвештә өлкәннәр тарафыннан даими контроль таләп ителә.
ТНВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев