Татарстан халкын ишегалларында күгәрчен ашаткан өчен штрафлар турында кисәттеләр
Торак йортлар янында күгәрченнәрне ашаткан өчен шулай ук РФ КоАП 8.2 маддәсе буенча административ җаваплылык каралган
Татарстан торак инспекциясендә ишегалларында күгәрченнәрне ашату күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип кисәттеләр.
Кош тизәге йортларның фасадларын һәм балалар мәйданчыкларын пычрата, коррозиягә китерә һәм территориянең санитария хәлен начарайта. Моннан тыш, күгәрченнәр төрле авыруларны тарата ала.
Торак йортлар янында күгәрченнәрне ашаткан өчен шулай ук РФ КоАП 8.2 маддәсе буенча административ җаваплылык каралган. Гражданнар өчен штраф 2 мең сумнан 3 мең сумга кадәр, ә кабат бозган очракта 5 мең сумга кадәр тәшкил итә. Мондый гамәлләр еш кына күршеләре, шул исәптән машина хуҗалары белән конфликтлар сәбәбе була.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев