Кеше һәм закон

Татарстан халкына кайнар линия буенча кадастр эшләре турындагы сорауларга җавап бирәчәкләр

Килеп туган мәсьәләләргә бәйле рәвештә, Росреестр Татарстан Республикасы буенча Роскадастр белән берлектә 1 апрельдән тематик кайнар линияне башлап җибәрә

Татарстанда комплекслы кадастр эшләре дәвам итә. Аларны дәүләт хезмәтләре порталы аша үткәрү турында хәбәрнамәләрне республикада яшәүче 67 меңнән артык кеше алган.

Килеп туган мәсьәләләргә бәйле рәвештә, Росреестр Татарстан Республикасы буенча Роскадастр белән берлектә 1 апрельдән тематик кайнар линияне башлап җибәрә.

8 (843) 255 25 71 телефоны буенча аңлатмалар алырга, шул исәптән Комплекслы кадастр эшләре уздыру турында хәбәрнамә алганнан соң нинди гамәлләр башкарырга, җир кишәрлегенең кадастр кварталына каравын, андый эшләр инде кайда алып барылуын яки агымдагы елга планлаштырылуын, комплекслы кадастр эшләре кысаларында манлау өчен түләү таләп ителүен, шулай ук эшләр барышында кишәрлек мәйданын үзгәртү мөмкинме икәнен ничек тикшерергә кирәклеген аңлатырга мөмкин булачак..

Татар-информ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев