Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Татарстан хезмәт мигрантлары саны буенча Россия регионнары бишлегенә керде

ң күп чит ил хезмәткәрләрен Мәскәү җәлеп итә — Россия буенча гомуми санның 26,3 проценты

Татарстан җәлеп ителгән чит ил хезмәткәрләре саны буенча Россия төбәкләре арасында бишенче урынны саклап калды. Бу хакта Росстат хәбәр итә. Республика өлеше илдәге хезмәт мигрантларының гомуми санының 2,4 процентын тәшкил итте. Бер ел элек бу күрсәткеч 2,2 процент булган.

Иң күп чит ил хезмәткәрләрен Мәскәү җәлеп итә — Россия буенча гомуми санның 26,3 проценты. Икенче урында Мәскәү өлкәсе 16,4 процент. Өченче урында Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе — 13,5 процент. Дүртенче урында 2,5 процент күрсәткече белән Свердловск өлкәсе урнашкан. Бишлекне Татарстан йомгаклый.

Ил буенча хезмәт мигрантлары арасында ир-атлар өстенлек итә. Эшкә рөхсәте булганнар арасында аларның өлеше 89 процент тәшкил итә. Патент ияләре арасында – 88,3 процент. Хатын-кызлар күпкә азрак: 11 һәм 11,7 процент.

Казань КП

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев