Татарстанда Бөтенроссия команда-штаб өйрәнүләре узды
Өйрәнүләрдә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре, Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре, медиклар һәм башка ашыгыч хезмәтләр катнашты
Татарстанда Бөтенроссия команда-штаб өйрәнүләренең беренче көне узды. Кичә ашыгыч хезмәтләр су басу ихтималы булганда гамәлләрен эшләп бетерде.
Өйрәнүләр риваяте буенча, Кармалы авылында Чишмә елгасында суның кискен күтәрелүе аркасында 21 торак йорт һәм бер социаль объект су астында калган. Гадәттән тыш хәл зонасында 72 кеше, шул исәптән 10 бала булган.
Коткаручылар су баскан территориядән һава мендәрендә һәм «Шерп» саз юлында яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр, шуннан соң кешеләрне вакытлыча урнаштыру пунктына китергәннәр. Анда аларга медицина ярдәме күрсәткәннәр һәм кайнар туклану оештырганнар.
Шулай ук өйрәнүләрдә Ми-8 вертолетын эшкә җигәләр – коткаручылар гадәттән тыш хәл зонасына десант ясыйлар һәм «зыян күрүчеләрнең» берсен эвакуациялиләр.
Өйрәнүләрдә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре, Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре, медиклар һәм башка ашыгыч хезмәтләр катнашты. Өйрәнүләр кысаларындагы гамәлләрне координацияләүне гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика баш комитеты башлыгы Ирек Кадамов башкарды.
«Укуның максатларына ирешелде, барлык укыту мәсьәләләре дә тулы күләмдә эшләнде», – дип билгеләп үтте Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Игорь Драгунов.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев