Татарстанда буран нәтиҗәсендә фаҗига: 30 яшьлек ир-ат зыян күргән
Кеше һәм закон

Татарстанда буран нәтиҗәсендә фаҗига: 30 яшьлек ир-ат зыян күргән

Буран нәтиҗәсендә 30 яшьлек ир-атның өстенә тимер капка авып, баш сөяген сындырган.

Республика клиник хастаханәсе табиблары аны көч-хәл белән үлем тырнагыннан йолып калган.

Баш сөяге сынган ир-атны РКБга дусты алып килгән. «KazanFirst» клиниканың матбугат хезмәте хәбәренә таянып язганча, алар икәүләшеп авыр тимер капка урнаштырмакчы булган. Шулчак көчле җил чыгып, капканы ир-атның башына аударган. Дусты аны шундук хастаханәгә озаткан.

Республика клиник хастаханәсе табиблары ир-атның сул як чигә сөяге һәм баш сөяге сынуын ачыклаган. Нейрохирург Ренат Бекбулатов аңа операция ясаган. Хәзер сырхау инде палатага чыгарылган, хәле яхшыра.

Чыганак

 


фаҗига буран

Нет комментариев