Татарстанда минималь куллану бюджетын 30 мең сумга кадәр арттырырга планлаштыралар
Бүгенге көндә Татарстанда минималь куллану бюджеты 28 948 сум тәшкил итә
Татарстанда 2026 елның икенче кварталы йомгаклары буенча минималь куллану бюджеты күләмен яңадан карау планлаштырыла. Аның яңа күрсәткече 30 121 сум булырга мөмкин.
Республика Министрлар Кабинетының тиешле карар проекты Коррупциягә каршы экспертиза уза.
Хәзер Татарстанда минималь куллану бюджеты 28 948 сум тәшкил итә. Шулай итеп, яңадан караганнан соң күрсәткеч 1 173 сумга артырга мөмкин.
Минималь куллану бюджеты яшәү минимумыннан аерыла. Ул кешенең физиологик база ихтыяҗларын гына түгел, ә социаль-мәдәни ихтыяҗларга чыгымнарны да, шулай ук товарлар һәм хезмәтләрнең киңрәк исемлеген дә исәпкә ала.
Куллану бюджеты күләмен халыкның тормыш дәрәҗәсен бәяләгәндә, бюджетны планлаштырганда һәм социаль нормативлар әзерләгәндә файдаланалар.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев