Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Татарстанда наемны субсидияләү программасы буенча 49 кешене эшкә урнаштырганнар

Субсидияләр өч этапта түләнә – эшкә урнашканнан соң бер, өч һәм алты ай узгач

Татарстанда 45 предприятиедә 49 кеше эшкә урнашкан. 17 инвалид, 13 махсус хәрби операция ветераны һәм һәлак булучының бер гаилә әгъзасы эшле булды. Шулай ук хәрби хезмәттән азат ителгән сигез кеше, алты күпбалалы һәм ялгыз ата-ана һәм иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгәннән соң дүрт кеше эшкә урнаштырылган.

Программада сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсен дә кертеп, төрле өлкәләрдән предприятиеләр катнаша.

«Россия эше» кадрлар үзәге директоры Тимур Муллин билгеләп үткәнчә, субсидияләр эш бирүчеләргә бизнесны үстерергә, ә эш эзләүчеләргә тотрыклы эш алырга мөмкинлек бирә.

Субсидияләр өч этапта түләнә – эшкә урнашканнан соң бер, өч һәм алты ай узгач.

Татарстан24

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев