Кырны рекультивацияләмәгәннәр әле, дип хәбәр итә Татарстан буенча Россельхознадзор
Республиканың Ютазы районы Алабакүл авылы янында «Башнефть-Добыча» җәмгыяте хезмәт күрсәтә торган нефть үткәргеч өзелгән. Ягулык авыл хуҗалыгы территорияләренә таралан.
Кырны рекультивацияләмәгәннәр әле, дип хәбәр итә Татарстан буенча Россельхознадзор.
Нефть таралган мәйдан 62 квадрат метр тәшкил иткән. Җирнең уңдырышлы катламына китерелгән зыян дәрәҗәсен билгеләү өчен пробалар алганнар. Гаеплеләргә лаборатор нәтиҗәләр алганнан соң җәза бирәчәкләр.
Вечерняя Казань
Нет комментариев