Төп максатыбыз – фаҗигаләрне булдырмау өчен тырышу
Кеше һәм закон

Төп максатыбыз – фаҗигаләрне булдырмау өчен тырышу

Таләп үтәлмәгән очракта, штраф каралган

Октябрь аенда дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Балтач бүлегендә Татарстан Республикасының «Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе» (Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе) башлыгы Альберт Борһанов гражданнарны кабул итте.

Альберт Шамил улына Яңа Салавыч авылыннан Равил Мәхмүтов, Алан авылыннан Фәнис Габидуллин, Мельничная авылыннан Юрий Кузнецов, Арчадан бер оешманың баш инженеры, Улисьялдан Кирилл Федоров, Салавыч Сәрдегәненнән Икрам Каюмов, район спорт мәктәбе директоры Марат Исмәгыйлев төрле юнәлештәге мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итеп, үзләрен борчыган мәсьәләләргә җаваплар таптылар.

Таләп үтәлмәгән очракта, штраф каралган

Альберт Борһановның районыбызга килүеннән файдаланып, без дә аның белән аралашып, әлеге идарә эшчәнлеге белән таныштыруын сорап киттек.

Төп максатыбыз – фаҗигаләрне булдырмау өчен тырышу

- Безнең дәүләт техника күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башкарма хакимият органы. Бездә алты дәүләт хезмәте бар. Бу үзйөрешле техниканы теркәү, без тракторчы-машинист таныклыгы бирер өчен имтиханнар кабул итәбез, үзйөрешле транспорт чараларына техник күзәтү үткәрәбез, шулай ук аттракционнарга да надзор ясыйбыз, аларны учетка алабыз. Шулай ук без претензияле актларны карыйбыз.

Бүгенге көндә республикада 106 мең берәмлек техника теркәлгән. Шуның 20 %ы авыл хуҗалыгы тармагына карый, 47 %ы физик затларныкы һәм калганы сәнәгать предприятиеләренә карый. Балтач районында барлыгы 2800дән артык үзйөрешле техникалар теркәлгән. Биредә Марат Габдрахманов килгән халык белән дә эшли, шулай ук транспорт чараларына техник күзәтү дә үткәрә. Без бу юнәлешкә бик басым ясап эшлибез, чөнки республика юлларында үзйөрешле транспорт чаралары белән юл-транспорт һәлакәтләре булып тора. Төнге сәгатьтә юлга чыккан тракторның я фаралары эшләми, я прицеп-арбаларында яктылык кайтаргыч элементлары булмый, нәтиҗәдә бик аянычлы хәлләр килеп чыга.

«Бөртеклеләрне урып-җыю чоры җиткәндә без урыннарга чыгып та техник күзәтүләр үткәрәбез»

Терлек азыгы хәзерләү чоры алдыннан, бөртеклеләрне урып-җыю чоры җиткәндә без урыннарга чыгып та техник күзәтүләр үткәрәбез. Һәм бу иң беренче чиратта комбайнчы үзе үк тә тыныч күңел белән эшләсен өчен эшләнә. Тотмаган тормоз системасының да никадәр зур кимчелек булуын һәрбер механизатор аңлап кабул итәдер дип ышанасы килә. Аптечка, янгын сүндергечләр мәҗбүри булсын дип, уйланмаган хәлләр килеп чыкканда аларны кулланып, ярдәм күрсәтергә мөмкинлек булсын өчен дә таләпләр куябыз.

әгәр сез техника сатып алгансыз икән, аны кулланмасагыз да, ел саен техник күзәтү үткәреп тору мәҗбүри

Безгә килеп ниндидер хезмәт алыр өчен, җайлы гына Госуслуги аша язылып була. Аннан соң инде үзегезгә уңайлы вакытта безгә килеп, сезне борчыган мәсьәләне хәл итеп була, - диде Альберт Шамил улы.

Халыкны кабул итү вакытында Альберт Борһанов нинди генә техника төре булуга карамастан, иң беренче чиратта аның төзеклегенә инанырга чакырды. Әлеге сүзләр һәрбер шофер өчен дә әһәмиятле булсын иде.


Шуны ассызыклап әйтәсем килә, әгәр сез техника сатып алгансыз икән, аны кулланмасагыз да, ел саен техник күзәтү үткәреп тору мәҗбүри. Әгәр ул техникада утырып йөри торган урыннар 8дән артык икән, техник күзәтү елга ике мәртәбә уздырылырга тиеш. Бу таләп үтәлмәгән очракта, штраф каралган.


Нет комментариев