Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү сроклары турында MAX хәбәр итәчәк
Киләчәктә сервис мөмкинлекләрен киңәйтү планлаштырыла
MAX мессенджерындагы махсус чат-бот Россия халкына торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү сроклары турында искә төшерәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Йорт чатлары Дәүләт торак күзәтчелеге органнары тарафыннан формалаштырылачак, ә администрацияләүне идарәче компанияләр үз өстенә алачак.
Чат торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү срокларын искә төшерәчәк. Чат-ботның функционалы киңәячәк һәм кулланучылар белән тыгыз элемтәдә эшләп бетерелә.
Киләчәктә сервис мөмкинлекләрен киңәйтү планлаштырыла, шул исәптән идарә итүче һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга, шулай ук контрольлек итүче органнарга гаризалар бирү өчен. Мондый мөрәҗәгатьләр турыдан-туры торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасына җибәрелер дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев