Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә яңалык
2026 елның мартыннан торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүнең иң чик срогы айның 15 нче көне булачак
Бу хакта Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов хәбәр итте, дип яза «Шәһри Казан».
"2026 елның 1 мартыннан ТКХ хезмәтләре өчен түләүнең соңгы срогы биш көнгә алдан - һәр айның 10 нчы числосыннан 15 нче көнгә күчереләчәк", - дип аның сүзләрен китерә РИА Новости.
Депутат аңлатканча, яңалык аркасында вакыты чыгу һәм штраф санкцияләре куркынычы кимиячәк. Күп кенә россиялеләргә, аның сүзләренчә, хезмәт хакы айның 12 яки 15 нче числосында килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев