Төзүче башына тимер торба төшеп һәлак булган
Кеше һәм закон

Төзүче башына тимер торба төшеп һәлак булган

41 яшьлек ир-ат шундук һәлак булган.

Фаҗига кичә көндез Тукай районы Беренче Май авылында булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, “СпецРегионСтрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте монтажнигының башына тимер торба төшкән. 41 яшьлек ир-ат шундук һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

Фаҗига урынында Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге тикшерү-оператив төркеме һәм район прокуроры булган.
“Тукай районы прокуратурасы хезмәтне саклау турында закон таләпләре үтәлешен тикшерә”. – дип хәбәр иткән агентлык хәбәрчесенә Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Чыганак


Нет комментариев