Туендыручысын югалту буенча дәүләт пенсиясе кемнәргә билгеләнүе турында сөйләделәр
Татарстанлыларның кайсысы әлеге ярдәм чарасын алырга хокуклы?
Дәүләт пенсиясе һәлак булган яки үлгән хәрбиләрнең, радиация яки техноген һәлакәтләр аркасында зыян күргән гражданнарның, очучы-космонавтларның эшкә яраксыз гаилә әгъзаларына билгеләнә. Татарстанлыларның кайсысы әлеге ярдәм чарасын алырга хокуклы булуы турында Татинформ хәбәр итә.
Туендыручысын югалту буенча дәүләт пенсиясен түбәндәге категориядәге гаилә әгъзалары алырга мөмкин:
— Хәрби хезмәткә чакырылу буенча солдат, матрос, сержант һәм старшина сыйфатында хезмәт иткән, запаска чыгарылганнан соң өч ай эчендә яки хезмәт вакытында яралану, контузия яки авыру нәтиҗәсендә һәлак булган яки вафат булган хәрби хезмәткәрләр.
— Нурланыш авыруыннан зыян күрүчеләр, шулай ук Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашу сәбәпле яки башка радиация яки техноген һәлакәтләрдән зыян күрүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев