Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Үзмәшгуль акча эшлим дип, 700 мең сумын югалткан

Эчке эшләр министрлыгы күңелсез хәлдә калмас өчен сак булырга: таныш түгел кешеләр белән акча мәсьәләсендә фикер алышмаска, аларга бернинди акча күчермәскә өнди

Казанда 39 яшьлек хатын-кыз – үзмәшгуль, мошенниклар кармагына эләгеп, 700 мең сум акчасыннан коры калган,дип яза «Ватаным Татарстан».

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, Яңа ел алдыннан ул криптовалютада акча эшләү тәкъдиме белән хәбәр алган. Әмма моның өчен взнос кертергә кирәк булган. Хатын-кыз, озак кына уйлап йөргәннән соң, 31 декабрьдә мошенниклар счетына 680 мең сум җибәргән.

Шуның 80 меңе кредитка алынган акча булган. Беренче гыйнварда исә аферистлар белән элемтәгә кермәкче булган, ләкин керә алмаган. Җинаять эше кузгатылган.  Эчке эшләр министрлыгы мондый хәлдә калмас өчен сак булырга: таныш түгел кешеләр белән акча мәсьәләсендә фикер алышмаска, аларга бернинди акча күчермәскә өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев