Зыян күргән бала авыр хәлдә
Кеше һәм закон

Зыян күргән бала авыр хәлдә

16 яшьлек кыз бала авыр хәлдә

Чүпрәле районында авыл мәктәбендә зур бәхетсезлек очрагы булган.

Кичә биредә кар авырлыгы астында тамбур түбәсе ишелеп төшкән. Бу вакытта аста мәктәп укучылары булган.

16 яшьлек кыз бала авыр хәлдә. Тагын икесе могҗиза белән котыла алган. Зыян күрүчене хастаханәгә салганнар, кызның баш мие җәрәхәтләнгән һәм умрау сөяге сынган.

Тикшерү комитеты әлеге вакыйга буенча «Ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгату турында хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев