Балтач районы «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы башлап җибәргән «Әнием пироглары» акциясенә актив кушылды.
Балтач районы хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фирая Котдус кызы Хәкимҗанова кураторлыгы астында клуб һәм китапханә учреждениеләре, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге коллективлары республикабызның мобилизацияләнгәннәргә чәй янына пироглар, чәк-чәк һәм башка тәм-томнар җыйдылар.
Нет комментариев