Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

12 июньгә кадәр үз тавышыбызны бирик!

Нәтиҗәләр һәр тавыш бирүгә бәйле — үз районыбызны төзекләндерүгә йогынты ясарга өлгерегез!

Татарстанда иҗтимагый киңлекләр өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү бара. Үз тавышыңны 12 июньгә кадәр порталда калдырырга мөмкин.

Тавыш бирү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектына кергән «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында уза. 

Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 4 объект катнаша. Болар – «Балтач» ял паркы, «Гаилә» паркы, «Кара Күл» янындагы территорияне төзекләндерү, «Салкын чишмә» яр буе.

Иҗтимагый киңлекләрне сайлауда 14 яше тулган һәркем катнаша ала. Моның өчен кулда смартфон һәм «Госуслуги» кушымтасы булу кирәк. 

Тавыш бирү zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында бара. 

Нәтиҗәләр һәр тавыш бирүгә бәйле – шәһәребезне төзекләндерүгә йогынты ясарга өлгерегез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев