Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

26 май — Эшмәкәрләр көне!

Киләчәктә дә шулай бер-беребезне аңлап, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләргә һәм яшәргә язсын

Хөрмәтле районыбыз эшмәкәрләре! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.
Эшмәкәрләр көне — үз эшен оештыра һәм үстерә алган инициативалы, энергияле һәм талантлы кешеләрнең һөнәри бәйрәме. Эшмәкәрлек елдан-ел тормышыбызның барлык өлкәләренә дә ныграк үтеп керә. Райондагы эшмәкәрлекне хезмәт яшендәге халыкның нык ихтыярлы, үз көченә ышанган вәкилләре тәшкил итә. Нинди генә икътисади авыр чорда яшәсәк тә, сез социаль тотрыклылыкны тәэмин итүгә үзегездән саллы өлеш кертеп, мөһим һәм җаваплы эш башкарасыз. Эшмәкәрләр район халкы өчен яңа эш урыннары булдыра, хезмәт күрсәтү төрләрен арттыра, бюджетны тулыландыра, районның иҗтимагый тормышында актив катнаша, иганәчелек ярдәме күрсәтә. Сезнең тырышлыгыгыз сәүдә, хезмәт күрсәтү, төзелеш тармагында, товар һәм продукция җитештерү өлкәсендә матур күрсәткечләре белән сөендерә.

Зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә шулай бер-беребезне аңлап, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләргә һәм яшәргә язсын. Сезгә яңа уңышлар, эшегезнең чәчәк атуы, гаилә бәхете һәм иртәгесе көнгә ышаныч юлдаш булсын!

Рамил Нотфуллин, Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев