Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

28 май - чик сакчылары көне

Бәйрәм белән Сезне, хөрмәтле чик сакчылары!

28 май - чик сакчылары көне. Рәсәйдә чик саклау хезмәте 1918 елның 28 маенда оештырыла. 1958 елдан чик сакчылары көне дәүләт күләмендә үткәрелә.

Чик сүзе тирән мәгънәгә ия. Һәр җирдә гади халыкның тыныч тормышын тәэмин итүче уяу сакчыларыбыз бар. Ватан сакчысы булу - ир-егетнең дәрәҗәсен тагын да арттыра. Бүгенге көндә дә Ватаныбыз чиген саклаучы асыл егетләребез бар.

Бер гасырлык хәрби тарихы дәрәҗәсе сакланган әлеге бәйрәм уңаеннан, чик сагында хезмәт иткән райондаш ир-егетләребезне бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Сезнең горурланырлыгыгыз бар. Сез - бөркеттәй кыю да, ышанычлы, нык һәм тәвәккәл дә!Илебез чикләре имин, күкләребез аяз булсын! Бәйрәм белән Сезне, хөрмәтле чик сакчылары!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев