3 декабрь–Халыкара инвалидлар көне
Көн темасы

3 декабрь–Халыкара инвалидлар көне

Мөмкинлеге чикле райондашларыбызга ярдәм йөзеннән ункөнлек игълан ителде.

Әлеге көн язмышларына гаять зур үҗәтлек таләп ителгән сынауны кичерүчеләргә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итәргә, ә кайчакларда ныклык һәм тәвәккәллеккә чакыра. Алар туганнары һәм якыннарының кайгыртуын, тирә-юньдәгеләрнең аңлавын һәм хөрмәтен тоеп яшәсен иде.

Тормышта һәрбер адым авырлык белән бирелсә дә,  сынмыйлар-сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр.   Көндәлек тормышларында, эшләрендә аларга һәрвакыт ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтебезне белдерәбез. Барыгызга да алдагы тормышыгызда күңел күтәренкелеге, шатлык-сөенечләр генә телибез.

 


Нет комментариев