8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне
Хөрмәтле хезмәткәрләр, тармак ветераннары, сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйм.
Биредә очраклы кешеләр була алмый, бу — сәләт буенча хезмәт. Җәмгыятебез нинди генә үсеш юллары аша узмасын, һәрвакыт кайгыртуга мохтаҗ кешеләр бар. Аларны яклау социаль хезмәткәрләрдән башка мөмкин булмас иде. Сез булганда безнең ветераннарыбыз, инвалидлар, өлкәннәр, ялгыз кешеләр, ятим балалар, аз тәэмин ителгән гаиләләр — барысы да даими игътибар үзәгендә. Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм игелекле хезмәтегездә уңышлар телим! Авыр, әмма мөһим хезмәтегезгә, күрсәткән тырышлыгыгызга тәрбияләнүчеләрегезнең рәхмәтле елмаюлары һәм әйткән рәхмәт сүзләре бүләк булсын!
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев