Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Автосәяхәт - иң популяр ял форматларының берсе

Россиядә «Туризм һәм кунакчыллык» милли проекты кысаларында автосәяхәтләрне үстерүгә игътибар арта. Татарстан да бу юнәлештә актив катнаша

Чит илләрдә автосәяхәтләр күптән инде зур популярлык казанган. Күп илләрдә әлеге төр туризмның бер гасырлык тарихы бар. Соңгы елларда Татарстанда да автосәяхәтләргә кызыксыну арта. Милли проектлар кысаларында туристик маршрутлар киңәйтелә, хәзер халык илебезнең истәлекле урыннары белән танышуны шәхси машинада башкаруны өстенрәк күрә.

Шунысын әйтергә кирәк, күпләр автомобильне ял көннәрендә кыска сәфәрләр өчен генә түгел, ә тулы кыйммәтле отпуск өчен дә сайлый. Мондый формат тулы ирек бирә: маршрутны юлда үзгәртергә, матур урыннарда туктарга, ошаган җирдә озаграк калырга һәм яңа юнәлешләрне үз ритмыңда өйрәнергә мөмкин.

«Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты ярдәмендә үсеш алган «Путешествуем.рф» милли туристик порталы ил буенча 130дан артык әзер автомаршрут тәкъдим итә. Алар арасында Үзәк Россия, Рус Төньягы, Көньяк һәм Төньяк Кавказ, Идел буе, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш буенча сәяхәтләр бар. Бу — сәфәрне планлаштыру өчен уңайлы инструмент һәм илебезнең яңа якларын ачу мөмкинлеге.

Әлеге исемлеккә Татарстанны да кертә алабыз. Автосәяхәтләр өчен 2023 елда иң популяр юнәлешләр арасында Татарстан 16нчы урында булса, 2025 елда ул өченче баскычка күтәрелгән. Бу М-12 магистрале барлыкка килү белән бәйле.

Сылтама буенча Татарстан картасындагы популяр нокталар белән танышырга мөмкин https://russpass.ru/?tab=event&destination=5d08e36dad3a9a001701b95d.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев