Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

Бәйрәм белән сезне, балалар!

Яшь райондашларым, яңадан-яңа уңышларга ирешегез, тирән белем алып, тәрбияле булып, өлкәннәр өчен ышанычлы терәк, туган илебезнең горурлыгы булып үсегез

Кадерле балалар, хөрмәтле райондашлар! 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәмне балаларыбыз көтеп ала, чөнки ул мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакытка туры килә. Безгә алмаш булган киләчәк буын тиешле белем һәм тәрбия алсын, сәламәт булсыннар, талантларын һәрьяклап үстерсеннәр өчен без барысын да эшләргә тиеш.

Иң мөһиме – балаларыбыз бәхетле, кешелекле булсыннар! Бу һәр гаиләнең, гомумән, җәмгыятьнең олы бурычы. Әлеге өстенлек бурычны районыбыз максатчан рәвештә үтәп бара, Татарстаныбыз балалар өчен иң кирәкле инфраструктураны булдыру һәм үстерү өлкәсендә алдынгы, бүгенге көндә Балтачыбызда барган төзелешләр-төзекләндерүләр, мәгарифтә, спортта, сәнгатьтә  камиллеккә омтылу һәм ирешү дә, һәммәсе дә районыбыз балалары өчен!

 Яшь райондашларым, сезгә иң изге теләкләремне ирештерәм: яңадан-яңа уңышларга ирешегез, тирән белем алып, тәрбияле булып, өлкәннәр өчен ышанычлы терәк, туган илебезнең горурлыгы булып үсегез! Күңелле каникуллар сезгә! Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын! Бәхетле балачак насыйп булсын сезгә!

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев