Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле ир-егетләр!

Батырлык, намус, кыюлык бәйрәме

23 февраль ул — батырлык, намус, кыюлык бәйрәме һәм хәрбиләргә, туган җирен, халкыбызның иминлеген саклап утка-суга кергән батырларга, бүген Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, ил сагында торучы егетләргә олы ихтирам билгесе дә.

Туган илне саклау, хәрби хезмәт үтү бездә һәр ир-егетнең изге бурычы санала. Ә инде аны хезмәт юлы, тормыш мәгънәсе итеп сайлаганнар халык арасында аеруча хөрмәтле.

Без бүген Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән ветераннарыбыз алдында хөрмәт белән баш иябез, Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәп шәһит киткән якташларыбызның якты истәлекләрен яңартабыз, илебез тынычлыгы өчен көрәшүче асыл егетләребезгә иң җылы теләкләрне юллап, исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.

Ватанны саклаучылар көне белән котлап, сезнең барчагызга да сәламәтлек, рухи көч, гаилә бәхете, шатлык-куанычлар һәм ил-көннәребезнең тыныч, имин, күгебезнең аяз булуын телим! 
 

Рамил Нотфуллин, Балтач муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау