Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Бәйрәм уңаеннан изге теләк

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, ветераннар, сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Бу — көнне төнгә ялгап, ял күрмичә, җир эшендә хезмәт куючылар бәйрәме. Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләр, механизаторлар, терлекчеләребез! Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!

Әлеге көн — үзенең туган җирен сөйгән, аның чәчәк атуы өчен бөтен көчен биргәннәрне берләштерә торган бәйрәм. Авыл хезмәтчәннәренең югары һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге, хезмәт сөю кебек сыйфатлары куелган максатларга, югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Эшкәртү сәнәгате предприятиеләре тотрыклы эшләп килә, алар җитештергән продукциягә сорау бар. Бүген агросәнәгать комплексының алга таба үсешен тәэмин итүдә югары профессионализм һәм үз эшеңә бирелгәнлек, данлыклы традицияләргә тугрылык тора дип ышанып әйтеп була.

Районыбыз югары нәтиҗәләргә ирешә икән, монда авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре һәм оешмалары җитәкчеләренең, һәр авыл хуҗалыгы хезмәтчәненең, эшче һәм белгечләрнең эше бәһаләп бетергесез. 

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчән-нәре! Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек телим, игелекле хезмәтегездә зур уңышлар, гаиләгездә иминлек, тынычлык, муллык булсын! Сезнең һөнәри осталыгыгыз һәрвакыт лаеклы урын һәм югары бәя алсын!


Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы