Бәйрәм уңаеннан изге теләк
Автомобильчеләр көне белән чын күңелдән котлыйм!
Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез — Автомобильчеләр көне белән чын күңелдән котлыйм!
Автомобильче көне, һөнәре кебек үк, үз тарихына ия һәм бүген ул профессиональ машина йөртүчеләр, машина сөючеләр, механиклар, инженер-техник хезмәткәрләр, автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре бәйрәме.
Автотранспортның бердәм һәм намуслы эшеннән башка безнең көндәлек тормышыбызны күз алдына китерү кыен. Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә көн саен һәм теләсә нинди һава шартларында йөк һәм пассажирларны өзлексез ташу тәэмин ителә, беренче кирәкле товарлар җиткерелә, оператив ярдәм күрсәтелә — нәкъ менә шушы сыйфатлары өчен автомобиль транспорты өлкәсе хезмәткәрләрен бәялиләр. Машина йөртүне гомерлек юлдашы итеп сайлаганнар өчен ул, гомумән, яшәү рәвеше. Ә андый кешеләр безнең арабызда аз түгел. Бу һөнәр генә түгел — киеренке һәм җаваплы хезмәткә багышланган тормыш юлы да.
Хөрмәтле автомобильчеләр, сезне чын күңелдән котлап, ныклы сәламәтлек, бәхет телим,йөргән юлларыгыз — имин, эшегез — аварияләрсез һәм тотрыклы булсын!
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев