Бәйрәм уңаеннан район башлыгы котлавы
Бүген участок вәкилләре көне
Хөрмәтле участок вәкилләре, шушы тармакта эшләп чыккан ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас тәбрикләүләрне кабул итегез.
Полициянең участок вәкиле – Россия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгы системасында иң борынгы хезмәтләрнең берсе. Участок вәкилләренең тарихы 1923 елның 17 ноябреннән исәпләнә башлый, нәкъ менә шул вакыттан ул һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтелә.
Бүгенге көндә бу хезмәт эчке эшләр органнары системасында үзәк урыннарны алып тора. Алар халыкның тынычлыгын һәм иминлеген, җәмәгать куркынычсызлыгын саклау буенча үзләренә йөкләнгән бурычларны намус белән үтиләр.
Хөрмәтле участок вәкилләре, тормыш сездән һәркөн тәвәккәллек, батырлык, зирәк акыл таләп итә. Кануннарны бозучылар белән көрәштә киләчәктә дә үзегезнең һөнәри һәм гражданлык бурычларыгызны намус белән башкарып, хезмәтегездә уңышларга ирешергә насыйп булсын! Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, шатлык-сөенечләр, ветераннарга тыныч, имин киләчәк, матур көннәр телим.
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев