Балтач батырларының якыннарына орден-медальләр тапшырылды
Якташларның батырлыгы онытылмас!
Бүген махсус операциядә һәлак булган якташларыбызның гаиләләренә, Россия Федерациясе Президентының Указы нигезендә, «Батырлык өчен» медале һәм Каһарманлык орденнары тапшырылды. Солдатларның әти-әниләренә, тормыш иптәшләренә дәүләтебезнең югары бүләкләрен муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм район хәрби комиссары Дамир Нурмөхәммәт улы Гайнуллиннар тапшырдылар.
Рядовойлар – Марсель Тәбрис улы Хабибрахманов, Ранил Рашит улы Галимов, Алексей Эдуардович Слывюк, Инзил Хәлил улы Хабибрахманов, Ринат Рәис улы Аитов, кече сержант Руслан Валентинович Евсеев һәм өлкән сержант Илдар Фәнил улы Хәкимҗановлар – Ватаныбыз бәйсезлеген һәм азатлыгын саклап, махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булдылар.
«Райондашларыбыз да махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән Ватаныбыз сагына басты. Алар илебез мәнфәгатьләрен яклап батырларча көрәшә, кызганыч, кайчакта үз гомерләре хакына. Солдатларыбызның каһарманлыклары алдында баш иябез. Батыр уллар үстергән әти-әниләр, сезгә, зур рәхмәт. Сез аларда Ватанга мәхәббәт тәрбияләгәнсез. Шулай ук солдат ир-егетләрнең тормыш иптәшләре, балаларына рәхмәт белдерәсем килә. Һәрберегезгә сабырлык телим», – диде Рамил Рәшит улы.
Якташларыбызның батырлыгы онытылмас. Хәтер – мәңгелек!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев