Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтач егетләре Казан шәһәренең танк училищесында хәрби күнекмәләр узды

Студентлар өчен мондый практик тәҗрибә аларның киләчәктәге хәрби карьераларына зур ярдәм итәчәк

Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалының 12 төркем студентлары (укытучылары Зөлфәт Зиннатуллин) Казан шәһәренең танк училищесында хәрби күнекмәләр узды. Егетләр училищесы базасында АК -74 автоматыннан ату күнекмәләре узды. 

Моңарчы тормыш иминлеге нигезләре дәресендә алган күнекмәләрне укучылар хәрби җыен вакытында пневматик коралдан атып камилләштерә иде. Инде менә ничә ел рәттән егетләр Казан шәһәренең танк училищесы полигонында практика уза.

Бу чара студентларга хәрби хезмәткә әзерлек, шулай ук хәрби техника һәм тактика белән танышу өчен бик файдалы булды. Студентлар өчен мондый практик тәҗрибә аларның киләчәктәге хәрби карьераларына зур ярдәм итәчәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев