Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтач кызлары Будапешт шәһәрендә узачак Европа чемпионатында ил данын яклаячак

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Балтач районыннан 10 спортчы катнашты

9-14 март көннәрендә Орел шәһәрендә армрестлинг буенча Россия беренчелеге узды. Анда Россия Федерациясенең 60 субъекты һәм 718 спортчы катнашты.

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Балтач районыннан 10 спортчы катнашты.

Мөхәммәтгалиева Зәмирә 14-15 яшьлекләр арасында 70+ кг, сул кул – 1 урын, уң кул – 1 урын, гомуми зачет – 1 урын.
Хөснетдинова Фирүзә 14-15 яшьлекләр арасында 40 кг: уң кул – 1 урын, сул кул – 2 урын, гомуми зачет – 2 урын.
Субаева Мария 14-15 яшлекләр арасында 55 кг: уң кул – 2 урын, гомуми зачет – 4 урын.
Сәгыйтҗанова Дилбәр 16-18 яшьлекләр арасында 70+ кг: уң кул – 2 урын, гомуми зачет – 2 урын.
Мөхәммәтҗанова Милена 16-18 яшьлекләр арасында 65 кг: 3 урын.
Каюмова Әнисә 14-15 яшьлекләр арасында: 60 кг: 4 урын.
Галиев Зөфәр 14-15 яшьлекләр арасында: 60 кг 5 урын.
Хуҗина Согдиана 14-15 яшьлекләр арасында 40 кг: 4 урын.
Удодов Ярослав 16-18 яшьлекләр арасында 55 кг: 7 урын.
Хәялеева Сафия 14-15 яшьлекләр арасында 50 кг: 8 нче урын.

Тренерлар зачетында  Сафиуллин Ранил Дамир улы 1 урын яулады. Команда зачетында Татарстан Республикасы 2 урынга лаек булды.

Мөхәммәтгалиева Зәмирә, Субаева Мария, Сәгыйтҗанова Дилбәр, Хөснетдинова Фирүзә агымдагы елның май аенда Венгриянең Будапешт шәһәрендә узачак Европа чемпионатында ил данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев