Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтач кызы «Талантлар парады» төбәкара бәйгесенең Гран-при иясе булды

Әлеге бәйге музыка уен кораллары, бию, рәсем, җыр, нәфис сүз сәнгате номинацияләрендә уза

Яшь буынга рухи һәм әхлакый тәрбия бирүнең мөһим өлеше буларак сәнгатьнең төрле төрләрен алга сөрү, шулай ук яшь талантларга иҗат юлының башлангыч чорында сәләтләрен ачу максатында,  бишенче ел рәттән  Тататстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гранты ярдәмендә Балтач сәнгать мәктәбе «Талантлар парады» төбәкара бәйгесен уздыра.

Әлеге бәйге  музыка уен кораллары, бию, рәсем, җыр, нәфис сүз сәнгате номинацияләрендә уза.

Бәйгедә катнашучыларның иҗади чыгышларын компетентлы жюри составында Казан дәүләт консерваториясеннән, Казан дәүләт мәдәният институтынан, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятеннән Рәсәй Федерациясе, Татартан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзалары, атказанган сәнгать эшлеклеләре бәяләде.

2026 елда конкурс-фестивалендә Татарстан, Мари Иле,  Саха  Республикасы, Киров өлкәсе һәм Пермь ягыннан 1197  катнашучы көчләрен сынады.

Җыр сәнгате номинациясендә Гран-при иясе булып Балтач кызы Әдилә Фәйзрахманова танылды. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев