Балтач урта мәктәбе укучысы БДИда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.
Бүген сезне районыбызда БДИны 100 баллга тапшыручы тагын бер укучы белән таныштырабыз.
Балтач урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Ярослав Иванов физикадан имтиханны 100 баллга тапшырган, математикадан исә 99 балл булган. Котлыйбыз!
Исегезгә төшерәбез: Балтач урта мәктәбеннән Динара Кәримова һәм Норма мәктәбеннән Ландыш Хәбибуллина рус әдәбиятыннан Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган иде.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев