Балтач районы башлыгы бәйрәм белән котлый
6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас күңелдән котлыйм.
Конституция җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны тәэмин итүнең төп нигезе булып тора.Татарстанның төп законы, барыннан да элек,хезмәт кешеләренең мәнфәгатьләрен яклауга, лаеклы тормышын тәэмин итәргә, милләтара бердәмлек, гражданлык татулыгын һәм диннәр арасындагы дуслыкны саклауга юнәлдерелгән.Дәүләтчелекне ныгытуда, татар теленең һәм мәдәниятенең тергезелүендә Конституциянең роле бәяләп бетергесез.
Без барыбыз да республикабызны һәм районыбызны тотрыклы үсүче,яшәү өчен уңайлы, киләчәктә икътисади үсеш өчен перспективалы төбәк итеп күрергә телибез.
Райондашларыбыз илебез муллыгы өчен намуслы хезмәт куялар, Балтачыбызны үстерүгә, ныгытуга лаеклы өлеш кертәләр.
Алга таба да һәр кылган эш-гамәлләребездә уңышлар юлдаш булсын, барлык райондашларыбызга фидакарь хезмәтләре өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.Ирешкән уңышларыбызга куанып, бер-беребезне хөрмәт итеп, муллык, хөрлек белән яшәргә язсын!
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль район башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев