Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтач районы җитәкчелеге Казанда үзебезнең студентлар белән очрашты

Студентлар актив рәвештә сораулар бирделәр, үз идеяләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклаштылар

Казан дәүләт энергетика университетында Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Рафис улы  районыбыз студентлары белән очрашты.

Җанлы әңгәмә барышында яшьләрнең үсеш перспективалары, һөнәри үсешнең әһәмияте һәм студентларның туган район һәм республика киләчәгенә керткән өлешләре турында фикер алыштылар. Айдар Фоатович яшь буын алдында торган бурычларны үз күзаллаулары белән уртаклашты, ә Рөстәм Рафис улы яңа проектлар, грантлар һәм хыялларны тормышка ашыру мөмкинлекләре турында сөйләде.

Студентлар актив рәвештә сораулар бирделәр, үз идеяләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклаштылар. Мондый чаралар яшьләр һәм җитәкчелек арасындагы элемтәне ныгыта, яңа казанышларга илһамландыра һәм киләчәккә планнар төзергә ярдәм итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев