Балтач районында 2 млрд сумлык шифаханә барлыкка киләчәк
Көн темасы

Балтач районында 2 млрд сумлык шифаханә барлыкка киләчәк

Санаторийны 2028 елның беренче яртысында эшләтеп җибәрәчәкләр

Балтач районында «Кара күл» янында шифаханә комплексы төзүне планлаштыралар. Бу хакта район башлыгы Рамил Нотфуллин  хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

Инвестор сүзләренчә, хәзерге вакытта әлеге эш проектлау стадиясендә, әмма 2026 елның февралендә үк комплекс төзелешенә керешү планлаштырыла.

Санаторийны 2028 елның беренче яртысында эшләтеп җибәрәчәкләр, ә проектка  якынча 2 млрд сум тотылачак, диелә әлеге хәбәрдә.

Фото:ТР Инвестицон үсеш агенстлыгы пресса хезмәтеннән

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев