Балтач районыннан Рубежное шәһәре коммуналь хезмәтләренә гуманитар ярдәм китерделәр
Рубежное шәһәре коммуналь хезмәтләренә шулай ук саклану чаралары һәм эш киемнәре (каска, перчатка, сигнал жилеты, саклагыч комбинезон, плащ) тапшырдылар
Балтач районыннан Рубежноега 6 тонна гуманитар йөк китерделәр. ТР Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков һәм Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов Татарстан шефлыкка алган шәһәргә коммуналь хезмәтләр өчен 115 исемдәге җиһаз һәм инструментлар тапшырды. Ярдәмнең гомуми күләме мең берәмлектән артып китә.
Йөк составында эретеп ябыштыру җайланмалары һәм электр инструментлары, фонарьлар һәм прожекторлар, җылылык пушкалары, җылыткычлар һәм озынайткычлар, төзекләндерү һәм торгызу эшләре өчен кирәк-яраклар (көрәк, тырма, себерке, тачка), төзелеш һәм беркетү материаллары, иминият-коткару бавы һ.б. бар.
Рубежное шәһәре коммуналь хезмәтләренә шулай ук саклану чаралары һәм эш киемнәре (каска, перчатка, сигнал жилеты, саклагыч комбинезон, плащ) тапшырдылар.
Татар-информ
Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев