Балтач тренерлары дәүләт бүләкләренә лаек булды
Тренерларның тырышлыгы, хезмәте һәм спортны үстерүгә керткән өлеше безнең җәмгыятьнең спорт рухын күтәрә, яшь буынга үрнәк булып тора
Физкультурачылар көне уңаеннан, физик культурасы өлкәсендә зур өлеш керткәннәре өчен районыбыз тренерлары мактауга лаек булды. Алар арасында:
Сафиуллин Рамил Дамир улы — Мактау билгесе белән, Әминов Рамил Шамил улы — физик культура отличнигы билгесе белән, Исмәгыйлов Марат Фәрит улы — Мактау грамотасы белән, Нәкипова Фәридә Сәвил кызы — рәхмәт хаты белән, Ильясов Рафаэль Шәрип улы — районыбызның мактау билгесе белән, Әскәров Рәлиф Рафик улы, Хәлимов Марат Мөдәрис улы, Никитин Роман Валентинович район башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Тренерларның тырышлыгы, хезмәте һәм спортны үстерүгә керткән өлеше безнең җәмгыятьнең спорт рухын күтәрә, яшь буынга үрнәк булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев