Балтач укучылары балалар сәнгать иҗаты конкурсында җиңүчеләре
Быел конкурста 2107 укучы катнашкан
Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты «Парклар маршы – 2026» халыкара акциясе конкурсы йомгаклары буенча елга һәм күлләрнең гаҗәеп табигатенә багышланган иң яхшы иҗади эшләрне сайлап алды. Җиңүчеләрне эксперт комиссиясе билгеләде.
Быел конкурста 2107 укучы катнашкан. Җиңүчеләр арасында Балтач укучылары да бар.
«Парклар маршы – 2026» халыкара акциясенең «Тыюлык табигате дөньясы – минем елгаларым, күлләрем, диңгезләрем табигате» балалар сәнгать иҗаты конкурсында җиңүчеләр:
«1-4 сыйныф укучылары»номинациясе
I урын – Сәет Әсхәтов, Субаш төп гомуми белем бирү мәктәбе, җитәкчесе Лилия Әнәс кызы Әсхәтова
II урын – Әмир Габбасов, Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе, җитәкчесе Римма Рамил кызы Фәйзрахманова
«5-8 сыйныф укучылары»номинациясе
I урын – Адилә Шәйхиева, Салавыч күппрофильле лицее, җитәкчесе Венера Габдрахман кызы Хәбибуллина
III урын – Ирина Виссарионова, Чепья урта мәктәбе, җитәкчесе Гөлчәчәк Рифкать кызы Галиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев