Бүген районыбызга эшлекле сәфәр белән ТР прокуроры Илдус Нәфыйков килде.
Бүген Балтачта яңа прокурор – Илдар Гомәр улы Гайнуллинны тәкъдим итү булды. Моңа кадәр Тәтеш районы прокуроры вазифасында эшләгән Илдар Гайнуллин 5 елга Балтач районы прокуроры вазифасына билгеләнде.

Безнең белешмә: Илдар Гомәр улы Гайнуллинн ТАССРның Буа районы Әхмәт авылында туган. Юрист белгечлеге буенча Мәскәү юридик институтын тәмамлаган (1991). Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе булып эшли. 2012 -2022 елларда Тәтеш районы прокуроры.
Моңарчы район прокуроры булып эшләгән Айрат Шәкертҗан улы Низамиевка район башлыгы Рамил Нотфуллин тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдерде, киләсе эш урынында уңышлар теләде.
Нет комментариев