Балтачлылар «Россия көненә — милли киемнән» бөтенроссия акциясенә кушыла ала
«Россия көненә — милли киемнән» бөтенроссия акциясе узачак
12 июнь – Россия көнендә «Россия көненә — милли киемнән» бөтенроссия акциясе узачак, дип яза «Татар-информ».
Акциядә теләгән һәр кеше катнаша ала. Моның өчен 12 июнь көнне киемнәрегездә милли элементлар, аксессуарлар булырга, образыгыз традицион милли костюмны чагылдырырга тиеш. Чөнки милли кием — ул теләсә кайсы халыкның үзенчәлегенең мөһим символы, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Акция халык костюмының матурлыгын һәм уникальлеген, төрле халыкларның милли мәдәниятләре үзенчәлеген, гореф-гадәтләрне саклауның әһәмиятен ассызыкларга, бәйрәм көнендә урамнарда аерым бер атмосфера тудырырга мөмкинлек бирәчәк, ди оештыручылар.
Акция офлайн да һәм Вконтакте социаль челтәрләрендә онлайн да узачак. Кулланучыларга 12 июньдә үз сәхифәләрендә #наденьнародное һәм #наденьнародноенаДеньРоссии хештеглары белән этнографик халык костюмнарында фотоларын урнаштырырга тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев