Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачлылар социаль контракт төзеп, үз эшләрен башлап аны уңышлы тормышка ашыралар

2025 елдан социаль контракт «Гаилә»милли проекты кыслаларында гамәлгә ашырыла

Балтачта социаль контракт төзеп, үз эшләрен башлап аны уңышлы тормышка ашыручылар бихисап. Шундыйларның берсе – Буянова Алена Сергеевна. Алена «Ветеринария» белгечлеге буенча югары белемле хезмәткәр.

Диплом алганнан соң ук һөнәре буенча эшли башлый. 2025 елда Алена дәүләт социаль ярдәме турында ишетә һәм күп тә уйлап та тормыйча үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырырга — үз ветеринария клиникасын ачарга карар кыла. Балтач районының социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иткәннән соң һәм барлык документларны рәсмиләштергәннән соң, Алена кичекмәстән эшкә керешә һәм ике айдан соң клиника үз ишекләрен ача. Хәзер Аленаның үз эше һәм даими тотрыклы кереме бар.

Азат Марат улы ​Сәфәргалиев та социаль контракт ярдәмендә үз эшен башлаучылардан.  Азат тормыш иптәше белән  Бөрбаш авылында яши. Азатның әтисе агач эшкәртү белән шөгыльләнгән, гаилә эшен дәвам итәргә теләп ул социаль контракт төзи, кирәкле документларны рәсмиләштергәннән һәм белгечләр белән киңәшләшкәннән соң, Азат агач эшкәртү станогы сатып ала һәм үз эшен башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев