Балтачта ат чабышы сезоны ябыла
Көн темасы

Балтачта ат чабышы сезоны ябыла

Ярышка теркәлү вакыты 8.30-10.15 сәгатьләрдә, ә ярышларга старт 10.30 сәгатьтә биреләчәк

11 октябрь көнне, «Сабантуй» паркы янәшәсендәге болынлыкта, сезонны ябу уңаеннан, ярышлар узачак.

Ярышлар ике яшьлек атлар, чиста токымлы айгырлар һәм бияләр, ярымтокымлы чабышкылар арасында, 1400 — 2000 метр аралыктагы дистанцияләрдә оештырыла.

Ярышка теркәлү вакыты 8.30-10.15 сәгатьләрдә, ә ярышларга старт 10.30 сәгатьтә биреләчәк.

Атлар өчен мәҗбүри таләпләр: 

  • ярышларда катнашу өчен атның паспорты;
  • ветеринар күзәтү үтүе хакында белешмәсе (1нче номерлы форма яки 4нче номерлы белешмә).

Һәр җайдакка кагылышлы таләпләр:

  • саклагыч шлем (каска);
  • паспорт копиясе һәм медицина тикшеренүе хакында белешмә;
  • 14 яше тулмаган җайдакларның әти-әниләреннән алынган рөхсәт язуы булу таләп ителә.

 

 


Нет комментариев