Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәсенең «Нәтиҗәгә эшлибез!» хисап-программа форумы булып узды

Бу форумның максаты – республикабызда, Балтач районында биш ел элек «Бердәм Россия» партиясе кабул иткән программаның үтәлешенә йомгак, алдагы бурычларның юнәлешләрен билгеләү

Балтачта «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәсенең «Нәтиҗәгә эшлибез!» хисап-программа форумы булып узды.

Балтач мәдәният үзәгендә узган форумның эшендә райондагы «Бердәм Россия» партиясенең район активы, район һәм җирлек депутатлары, сәламәтлек саклау, спорт, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, шулай ук гаилә хезмәт династияләре, һөнәри конкурсларда җиңүчеләр, СВОга ярдәм итүче районның биш волонтерлык берләшмәләре вәкилләре, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашып, батырлык үрнәге күрсәткән батыр егетләребез һәм аларның гаиләләре катнашты.

Бу форумның максаты – республикабызда, Балтач районында биш ел элек «Бердәм Россия» партиясе кабул иткән программаның үтәлешенә йомгак, алдагы бурычларның юнәлешләрен билгеләү.

Моннан биш ел элек, VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларына әзерлек барышында «Бердәм Россия» Халык программасы 2021 елның августында кабул ителгән иде. Бу программа күп төрле тәкъдимнәр һәм халык мөрәҗәгатләре нигезендә формалаштырылган иде. Районыбыз халкы да бу исәптән программага үз тәкъдимнәре белән бик актив катнашты.

Районда “Романтик” балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерена реконструкция үткәрү, Норма авылында урнашкан, авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләүче профлицей филиалына ремонт үткәрү, өстәмә укыту биналарын салу, аңа җиһазлар кайтарту, Балтачта ябык “Боз сарае” төзү, Кенә, Балтач һәм Норма урта мәктәпләрендә капиталь ремонт үткәрү, Норма мәктәбенә ашханә өчен янкорма салу, район үзәге Балтачта сәнгать мәктәбенең яңа бинасын төзү һәм халык мәнфәгатьләрен күз алдында тоткан, аның тормыш дәрәҗәсен яхшырту юнәлешендә ишегаллары һәм җәмәгать урыннарын яңарту, күп төрле социаль объектларны сафка бастыру буенча тәкъдимнәр кертелгән иде. Район икътисадын тотрыклы итү, кече бизнесны үстерү юнәлешендә карарлар кабул итеп, аларны тормышка ашыру буенча да фикерләр яңгырады.

Форум кысаларында Хезмәт һәм фидакарьлек фестивален һәм башка тематик чараларны үткәрү буенча тәкъдимнәр булды. Гражданнарның һөнәри казанышларын һәм намуслы хезмәтен җәмәгатьчелек тарафыннан тану максатларында 2026 елның 1 маенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы булдырылды. Проект хезмәт традицияләрен саклауга һәм алга таба үстерүгә ярдәм итә, хезмәт кешеләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәтне ныгытырга ярдәм итә. Ул төрле һөнәр ияләренең Татарстан үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүләрен ачык күрсәтә. Бу өлкәдә район үзенең традицияләрен югалтмады, ел саен нәтиҗәләр буенча һәр тармакта югары уңышларга ирешкән шәхесләр зурлана, аларның исем-фамилияләре район Мактау тактасына кертелә. Районда традицион рәвештә уза торган “Шушма моңнары” фестивале дә агымдагы елда хезмәт традицияләрен саклаган оешмаларның, хезмәт кешеләренең тырышлыгын яктыртуга юнәлдергән.

«Бердәм Россия»нең Балтач җирле бүлеге секретаре, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең чыгышында моннан биш ел элек кабул ителгән Программа нигезендә районыбызда башкарылган эшләргә тукталды. “Романтик” балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерена реконструкция узыдру, Норма авылында урнашкан, авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләүче профлицей филиалына ремонт үткәрү, өстәмә укыту биналарын салуның барышы, Балтачта ябык “Боз сарае” төзү, Кенә, Балтач һәм Норма урта мәктәпләрендә капиталь ремонт үткәрү, Норма мәктәбенә ашханә өчен янкорма салу бу кабул ителгән карарларның кирәклеген һәм тормышчан икәнлеген күрсәтә. Район үзәгендә сәнгать мәктәбенең яңа бинасын төзү һәм халык мәнфәгатьләрен күзаллап салынган парклар, ял итү урыннары, ишегалды программалары безнең халыкта киң яклау тапты, диде район башлыгы.

Форумда катнашкан ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева, VIII чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Физикультура һәм спорт комитеты әгъзасы Рөстәм Кәлимуллин, VIII чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Илья Вольфсон чыгыш ясадылар һәм сорауларга җавап бирделәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев