Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта бистә инфраструктурасының уңайлы мохитен тикшерделәр

Комиссия әгъзалары районда таләпләргә туры килә торган биналарның аз булуын билгеләп үтте

Балтач районында прокуратура, социаль яклау бүлеге, башкарма комитет һәм шәһәр җирлеге җитәкчеләре катнашында ведомствоара комиссия халыкның азмобиль төркемнәре (мөмкинлеге чикле гражданнар, өлкәннәр, йөкле хатын-кызлар һ.б.) өчен бистә инфраструктурасының уңайлы мохитен тикшерде.

Комиссия әгъзалары районда таләпләргә туры килә торган биналарның аз булуын билгеләп үтте. Халыкка хезмәт күрсәтүче объект хуҗаларына азмобиль төркемнәр өчен уңайлы шартлар тудыру бурычы куелды.

Пандуслары булмаган оешмалар чакыру төймәләре белән җиһазландырылырга тиеш. Шулай ук, тротуарларны да азмобиль кешеләрнең уңайлыгы өчен яңарту планлаштырыла. Бу чаралар бистәбездә яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев