Балтачта чернобыльчеләрне хөрмәтләделәр (видео)
Быел юбилейларын билгеләп узган чернобыльчеләргә, вафат булганнарының тормыш иптәшләренә район башлыгының истәлекле бүләкләре, юбилей медальләре тапшырылды
Быел Чернобыль атом электр станциясендәге коточкыч фаҗигагә нәкъ 40 ел тулды. Шул уңайдан «Ватан сакчылары» паркында райондашларыбыз, аларның гаилә әгъзалары очрашты. Чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин сүз алып, фаҗигане бетерүдә катнашкан батырларыбызга олы рәхмәтен җиткерде, ә бүген арабызда булмаганнарны изге дога белән искә алырга чакырды.
Искә алу чарасы чернобыльчеләр белән бергәләп ашханәдә дәвам итте. Биредә алар истәлекләр белән уртаклашты, бер-берсенең хәлен белеште, күңел җылысын бүлеште.
Район башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов быел юбилейларын билгеләп узган чернобыльчеләргә, вафат булганнарының тормыш иптәшләренә район башлыгының истәлекле бүләкләрен, юбилей медальләрен тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев