Балтачта чисталык бозучыларны комиссиягә җыйдылар
Бүген район башкарма комитеты каршында эшләп килүче чисталык комиссиясенең чираттагы утырышы узды
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов җитәкчелегендә чисталык комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Утырышта Яңгул, Кече Лызи авылы җирлекләрендә йорт тирәләрендә чисталык сакламаган ике хуҗалыкның эше каралды. Бу гаиләләр белән җентекле сөйләшү булды.
Ике гражданга да тирә-юньне чистартырга вакыт бирелде.
– Участок вәкиле яки экология белгече килеп беркетмә төзегәч соң була. Шуңа да һәр эшне законнарга каршы килми торган итеп эшләргә кирәк, – диде комиссия рәисе Айдар Хәйретдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев